|
Статистика |
|
|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
|
|
|
|
|
Главная » Архив материалов
Мәктәптә укытучылар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы укытучылар да чакырылды.
|
1-4 нче класс укучыларының "Сөмбелә бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм 4 нче класс җитәкчесе Мирзаһитова Фәрәхия җитәкчелегендә үтте.
|
Юрий Алексеевич Гагарин исемендәге балалар оешмасының дружина сборы үткәрелде. Көн тәртибендә - миләш җыю нәтиҗәләре; - классларга шефлыклар билгеләү мәсьәләләре каралды. - 2 нче класс укучылары эзтабарлар сафына кабул ителде.
|
Сәфәр урта мәктәбенең тәҗрибә участогында көзге уңышны җыю эшләре тәмамланды. Мәктәп укучыларына кышка ашарга җитәрлек итеп бәрәңге, кишер, чөгендер саклауга куелды.
|
Актанышта Гыйлаев призына үткәрелгән көрәштә катнашып 9 класс укучысы Газетдинов Фәйзи 2 нче урынны алды.
|
Бүген Сәфәр урта мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне директор Нургалиев Әхсән Әзһәр улы ачып җибәрде. Укучыларны белем бәйрәме белән авыл башлыгы Фарсыев Ришат Нәҗип улы, "Сәфәр” хуҗалыгы директоры Дәүләтов Илфак Рәшит улы, шушы авылда туып үскән, күп еллар буе Ленино-Кокушкино урта мәктәбе директоры булып эшләгән, мәгариф отличнигы Госсаметдинов Флүн Госсаметдин улы, Актаныш районы пенсия фонды җитәкчесе Әмирҗанов Дилшат Гайнетҗан улы котлады. Аннан соң 11 нче һәм 1 нче сыйныф укучыларының чыгыш ясадылар.
Шулай итеп яңа уку елы да башланып китте...
|
|
|
Copyright SafarAkt 2024 © 2010 |
|
|
|