|
Статистика |
|
|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
|
|
|
|
|
Главная » Бәйрәмнәр - Праздники
"Көзге бал” үткәрелде. 5-11 нче класс укучылары төрле яклап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. "Көзге бал” нәтиҗәләре түбәндәгечә: "Иң актив класс” исеменә 5 нче һәм 8 нче класслар; "Иң модный класс” исеменә 6 нчы һәм 9 нчы класслар; "Иң артистичный класс” исеменә 7 нче һәм 11 нче класслар лаек булды
|
Мәктәптә хәтер көне билгеләп үтелде. Чара тарих укытучысы Закирова Ландыш Җәүдәт кызы җитәкчелегендә 8 нче класслар катнашында үтте.
|
Авыл советы белән берлектә өлкәннәр өчен чәй мәҗлесе үткәрелде. Укучылар өлкәннәргә бәйрәм концерты күрсәтте.
|
Мәктәптә укытучылар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы укытучылар да чакырылды.
|
1-4 нче класс укучыларының "Сөмбелә бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм 4 нче класс җитәкчесе Мирзаһитова Фәрәхия җитәкчелегендә үтте.
|
Бүген Сәфәр урта мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне директор Нургалиев Әхсән Әзһәр улы ачып җибәрде. Укучыларны белем бәйрәме белән авыл башлыгы Фарсыев Ришат Нәҗип улы, "Сәфәр” хуҗалыгы директоры Дәүләтов Илфак Рәшит улы, шушы авылда туып үскән, күп еллар буе Ленино-Кокушкино урта мәктәбе директоры булып эшләгән, мәгариф отличнигы Госсаметдинов Флүн Госсаметдин улы, Актаныш районы пенсия фонды җитәкчесе Әмирҗанов Дилшат Гайнетҗан улы котлады. Аннан соң 11 нче һәм 1 нче сыйныф укучыларының чыгыш ясадылар.
Шулай итеп яңа уку елы да башланып китте...
| |
|
|
Copyright SafarAkt 2024 © 2010 |
|
|
|